Октябрь ае Җырчы Җәкәү җортында Әлмәт районы керәшеннәренә багышлана.
Әлмәт һәм Әлмәт районы – Республикабызның күпмилләтле төбәкләренең берсе. Әлмәт районында төпләнеп яшәүче карендәшләребез көнчыгыш Кама аръягы керәшеннәре этнографик төркеменә карый.
Архив мәгълүматлары буенча, бу як керәшеннәре турында беренче мәгълүматлар 1676 елга барып тоташа. Элек –электән керәшеннәр Кәләй, Илтән –Бута, Кәҗәбаш авылларында төпләнеп яшәгәннәр.
Бүгенге көндә Әлмәт районында керәшеннәр төпләнеп яши торган 5 авыл бар: Кәләй, Илтән — Бута, Васильевка ( Кәҗәбаш), Бута урманчылыгы, Улаклы чишмә. Кызганычка каршы бүгенге көндә Кублицкая, Яңа Илтән, Южный юкка чыккан авыллар исемлегендә. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча шәһәрдә һәм районда 1600 дән артык керәшен бар дип исәпләнә.
Әлмәт районында 4 керәшен фольклор ансамбле уңышлы эшли:
- «Кәләем» халык керәшен фольклор ансамбле (Кәләй авылы)
- «Туганайлар» вокаль ансамбле (Кәләй авылы)
- «Асыл бизәк» фольклор ансамбле (Кәләй авылы)
- «Илтәнем» халык фольклор ансамбле( Илтән-Бута авылы)
Әлмәт төбәге илебезгә күп кенә билгеле шәхесләр биргән төбәк. Шулай ук биредщә Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге дә уңышлы эшләп килә.
Октябрь буена, Җырчы Җәкәү йорты белән берлектә, Әлмәтнең танылган шәхесләре, фольклор коллективлары белән аерым-аерым таныштырып барачакбыз.