Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен Яңа ел кичәләре үтте. Анда 70тән артык бала һәм аларның әти-әниләре катнашкан.
Балаларга «Юлбарыс Макар Яңа елны коткара» дигән күңелле тамаша күрсәткәннәр. Шулай ук, балалар кызыклы уеннарда, мастер-классларда, «снежное шоу»да катнашып, Кыш бабай белән Кар кызыннан тәмле бүләкләр алганнар.
Кунакларга Яңа ел фотозонасы да әзерләнгән. Анда балалар һәм әти-әниләр истәлекле фотолар ясаганнар.