Ирек Шәрипов: «Әкрен кирәк, ипләп кирәк…»

(15 ноября 2019) hәркайда һәм һәркем өчен диярлек үз кеше булу бәхете бик сирәкләр өлешенә генә тия. Керәшеннәр өчен, Ирек Илдус улы Шәрипов – хөрмәткә ия булган әнә шундый кешеләрнең берсе. Ул үзе – Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе урынбасары.

– Татарстандагы төрле милләт вәкилләренең уртак дуслык-татулык йортын җитәкләү икеләтә-өчләтә җаваплылык таләп итәдер…

–   Татарның мәгълүм әйтемен бераз үзгәртеп, үземчә болай дип әйтергә яратам: “кискенлектә – мескенлек”. Безнең эш тә, тормыш та моның шулай булуын раслый. Тормышта кискенлек белән хәл ителгән  эш, еш кына, мескенлеккә, күңелсез  нәтиҗәләргә китерә. Безгә эшкә килүчеләргә дә  һәрчак әйтәм, Халыклар дуслыгы  хезмәткәренә гаугалы, конфликтлы хәлләр китереп чыгару,  шуңа юл кую ул професионал өчен үз хезмәтенә яраксыз булу дигәнне аңлата. Тагын яратып әйтә торган бер сүзем бар. Татарстанда Халыклар Ассамблеясе эше ничек корылган дип сораучыларга, уены-чыны белән, керәшен халык җыруындагыча дим: “Әкрен кирәк, ипләп кирәк…”. Бу – һөнәри үзенчәлекләребезнең бер өлеше. Чөнки республикада яшәүче милләтләрнең саны 173кә җитә. Шулардан 38енең үз милли-мәдәни оешмалары бар. Ә аларның әле тагын 240лап җирле милли оешмасы эшләп килә, ягъни, урысларның – 40тан артык, әрмән, үзбәк, удмурт һәм мариларның 10-15шәр оешмасы бар. Һәрберсенең үз тарихы, максатлары, вәкилләренең үз холыклары… Бик кызулары да, бик салмаклары да бар. Без инде урталыкта булырга, бик нык уйлап эш итәргә тиеш. Чөнки безнең эштә ялгышу ул милли сәясәттә бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә “әкрен кирәк, ипләп кирәк…” .

– Керәшеннәр, Татарстан керәшен җәмгыяте белән элемтәләрегез ничег рәк?

– Без бөтен оешмага да тигез карашта.  Ә шулай да, язмышка рәхмәтле, тормышымда керәшеннәрдән дә дусларым бар. Беренчесе – мин  аны остазым дияр идем – Николай Владимиров. Татарстан  Халыклар ассамблеясенең  башкарма комитеты җитәкчесе. Ә дусларым арасыннан керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляковны әйтер идем, икебез дә директор буларак, гел киңәшләшеп эшлибез. Гомумән, ул коллективны бик хөрмәт итәм, концертларын да карыйм,  машинамда  да “Бәрмәнчек”нең  берничә компакт-дискын йөртәм. Һәр елны Җөридәге Питрау бәйрәмендә булам, “Туганайлар”  уздыра торган очрашу-кичәләрдә катнашырга тырышам. Чакырганда, кершеннәрнең “Айбагыр” лагерена да барам. Боларны кирәк эшләр дип саныйм.

Аннары, үземнең холкым буенча да,  эшем ягыннан да – без халыклар арасындагы аермалыкларны эзләмибез. Халыклар арасында нинди уртаклык лар бар, аларны нәрсә берләштерә, бергә дус-тату яшәсеннәр өчен ниләр эшләргә кирәк дип уйласак, бу юнәлеш, һичшиксез, аермалыклар нәрсәдә икән  дип баш ватуга караганда дөресрәк.

Уртаклыклар эзләгәч, кайсы гына аудиториягә, әйтик, шул ук керәшеннәр янына барсак та, “нәрсә аера икән безне” дип утырырга вакыт калмый, чөнки минем керәшен туганнарыбыз белән сөйләшер сүзләрем, хәл итәсе мәсьәләләрем бик күп.

Кешеләрнең төрле диндә, төрле милләттә булуларына килгәндә, үзебезнең Кырынды (Әгерҗе районы – авт.)  авылы мәктәбендә башлангыч класста укыганда ул минем өчен зур ачыш булды.  Кырынды ул үзе  күпмилләтле авыл булгач, анда русы да, татары да, бераз гына удмурты да бар. Кемнең кем булуы мәсьәләсендә халыкның бит аның эчке дипломатиясе бар. Кирәклесен сөйләшә, ә кирәкмәгәнендә тыелып торуның  да урынлы икәнен белә. Авыл халкы әнә шул дипломатиягә ия, бик тә сизгер күңелле…

Арабызда Витя исемле рус малае да бар иде. Класстагы башка рус балалары кебек үк, кирәк чагында татарча да, кирәксә, русча да сөйләшә.  Безнең немец теле укытучысы бик усал иде. Берсендә Витя белән шуның дәресенә соңга калдык. Керергә куркып торабыз. “Ярар, мин беренче керәм”, – ди Витя. Бу бик тырышып кач кылды. Күргән нәрсә түгел, “кара, бу нишләде соң, без алай итмибез бит, Витя кем икән”, дип карап торам моңа. Башыр ды да, класска кереп китте.  Кешеләр арасында дин буенча аермалык барын шулчакта аңладым.

– Сез әле яңарак кына Якутия якларын урап кайттыгыз…

– Әйе. Әле соңгы арада булган  очрашуларның күңелдә якты эз калдырганы, әлеге дә баягы, керәшеннәр белән бәйле.  Якутиянең  Халыклар ассамблеясенә 25 ел тулды. Ул 28ләп халыкны берләштерә. Анда уздырган ике көн эчендә, безне чын күңелдән кайгыртып, безнең өчен борчылып йөрүче керәшен кардәшебез Анатолий Михайлов  (нәселе – Балык Бистәсе  районыннан) булды. Анатолий  татар  телендә бик матур сөйләшә.  Аның хатыны да татар икән. Гаилә кору өчен, ерак Якутиядә дә, татар кызын тапкан. Ул җирле татар оешмасына ярдәм итә, үзе дә шунда йөри… Дөресен әйткәндә, безне каршы алучылар барысын да уйлап бетерә алмаганнар иде. Анатолий моны күреп алып, әкрен генә үзе барысын да җайлады. Башта ул үзе безнең янга килеп танышты.  Яшь  егет, эшмәкәр.  Аңа бит, бер караганда, үзенең керәшен икәнен әйтмәсә дә була иде. Әмма…  Үз халкыбыз өчен горурланып йөрдем. Анатолий, үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән, җиде ят җирдә дә үзенең күптармаклы бизнесын оештырган. Җитәкчеләрнең  барысы да аны белә. Эше уңышлы булган бай кешене бөтенесе дә ярата шул. Соңыннан, күчтәнәчләр биреп, аэропортта да безне Анатолий  үзе озатып калды. “Ничек кайтып җиттегез”,- дип тә шалтыратып белеште. Үзебезнекен күреп алу, кунак итү, озата белү – ул бит безнең  күркәм бер милли гадәтебез.

– Соңгы вакытта татарын да, керәшенен дә телгә кагылышлы вазгыять сагайта…

–  Төшенкелеккә бирелергә, пессимист булырга ярамый. Ә оптимист булу   өчен  сәбәп: тормыш, вакыт  үзгәрә бара. Бүген  хәл болай булса, иртәгә бөтенләй башка юллары ачыла. Мин моңа ышанам.

Якутиядә йөргәндә дә бер кеше бик кызыклы фикер әйтте: “Халык ул – энергия”. Мин дә шул фикердә торам. Ә  энергия я бу яктан үзенә юл таба, я икенче яктан… Аны берничек тә бикләп куеп булмый.  Бүгенге көндә керәшеннәр турында әйтәбезме, әллә татарлар турындамы –  әлбәттә без, сәламәт халык, акыллы халык, эшчән халык. Һәм бу энергия, ул нинди формада булса да, яшәвен дәвам итә. Иң мөһиме, үз күршеңнән дошман эзләмәү. Безнең дошман ул башка халык, башка милләт түгел. Һәрбер халык алдында  – уртак проблемалар. Ни өчен телләр югала? Тел саклау мәсьәләсендә дә бөтенебезнең проблемасы уртак: ул – глобализация, урбанизация (халыкның шәһәргә күчүе). Әлбәттә инде, ул ассимиляция, чөнки дөньякүләм бөтен кеше белә торган тел бар: ул – инглиз теле. Ә  ил күләмендә  андый тел – рус теле.  Шундый шартларда үз мохитебезне югалтмау ул – телне саклауның беренче шарты.

Күп балалы әти  буларак әйтәм, чынлыкта,   телне, милләтне саклау өчен өч шарт кирәк. Аның беренчесе –  гаилә.  Гаиләдә туган телеңдә сөйләшү мөһим. Гаиләдә татарча сөйләшеп тә, балалар бакчасына яки мәктәпкә бару белән милли тәрбия тукталса, кызганычка, балада тел белеме үсүеннән туктый, тел югала. Менә шушы икенче шарт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Өченчесе – мохит. Димәк, үзебез яшәгән мохиттә телебез дә яшәргә тиеш, ягъни, оешмалар исемендә, аларның эшчәнлегендә, сәнгатьтә, әдәбияттә, журналистикада, телевидениедә.

– “Туганайлар”га  һәм, гомумән, газеталарга карашыгыз?

– Бүгенге көндә бу газета – республикадагы керәшен җәмәгатьчелеген берләштереп торган иң көчле, иң нәтиҗәле механизм. Интернет версиясе дә шул ук рольне үти. Ә шулай да,  кәгазьгә басылган газетаны уку, халык өчен, үзе бер йола ул.

Мин үзем 12 ел Удмуртиядә татар газетасы редакторы булып эшләгән кеше. Барлык газеталарның,  шул исәптән,  “Туганайлар”ның  да уртак бурычы – укучылар өчен эшләү, алар белән бер телдә сөйләшү, халык күңеленә ошаган кирәкле газета чыгару.

Журналистикага ни өчен киләсең? Тормышта шундый мөһим әйберләр бар, аны халыкка сөйләргә, җиткерергә кирәк. Синең язмаңны укыганнан соң нәрсәдер яхшы якка үзгәрәчәк, кемдер үрнәк алачак, кемгәдер гыйбрәт булачак. Халыкка файда китереп яшәү бит ул зур әйбер.

Монда эшли башлагач, илгә, җәмгыяткә файда китерә торган кешеләрнең  шулкадәр күп булуын күрдем. Аларны белүче дә, алар турында сөйләүче дә юк.  Шуңа күрә, интернетта Халыклар ассамблеясенең һәм Дуслык  йортының  порталын булдырдык. Аны  үзем күргәнчә, үзем теләгәнчә кордым. Ул – электрон газета. Аны көн саен язмалар,  видеосюжетлар белән тулыландырабыз, яңартабыз. Татарстан телерадиокомпаниясендә “Милли сорау һәм җавап”  дигән тапшыру да алып барам. Шулай булгач, үземнең дә журналистикадан киткәнем юк, дип әйтә алам.

– Татарстан Халыклар   ассамблеясенә  – 30 ел, Дуслык йортына – 20 ел. Сезнең  үзегезгә  дә – 50 яшь. Димәк әле, янып-ялкынланып эшләр нык чагыгыз…

–   Әгәр дә 30 ел  элек бик сирәк төбәктә генә Халыклар ассамблеясе оешкан, Халыклар дуслыгы йортлары  эшләгән булса, бүгенге көндә инде илебезнең  40лап төбәгендә Халыклар дуслыгы  йортлары ачылды, ил күләмендә 100дән артып китте.   Бу хәрәкәт көннән-көн җәелә барып, аңа бөтен төбәкләр дә кушыла. Шул дистәләгән еллар эчендә республикабызда һәрбер халыкның көндәлек проблемасы хәл ителеп бара.   Гомумән, күпмилләтле илебездә милли сәясәтнең игътибар үзәгендә булуы шатландыра, өмет бирә.

– Ирек Илдусович, халкыбызга, милләткә хезмәт итүдә Сезгә киләчәктә дә иминлек һәм  уңышлар юлдаш булсын.

Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА язып алды.

Туганайлар

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch