Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшеннәрне музыкаль флешмобта катнашырга чакыралар

Керәшеннәрне музыкаль флешмобта катнашырга чакыралар

admin 26.08.2022

Тиздән зур бәйрәм – Республика көне җитә. Шул уңайдан Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк керәшен карендәшләребезгә #МинЯратамСинеТатарстан иҗади флешмобында катнашырга тәкъдим итә.

Асыл карендәшебез Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Андреев көенә иҗат ителгән «Мин яратам сине, Татарстан» җырын үзегез, гаиләгез белән, ансамбль белән башкарып, видеоязмасын #МинЯратамСинеТатарстан хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырыгыз, яисә турыдан-туры ccemelyanova@mail.ru электрон адресына юллагыз. Видеолар 28 августка кадәр кабул ителә.

Иң уңышлы язмаларны берләштереп, 30 август – Республика көненә клип әзерләнәчәк.

Җырның «минусын» әлеге сылтама буенча табып була:https://vk.com/wall-196155235_5306Игътибар! Видеоны шушы «минусны» кулланып төшерегә кирәк.

Туганайлар

46cfc22a38c71e470a6f47d579bad2bc

вконт

 


bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57