Керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек»

DSC_7625
Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле – Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, күптөрле фольклор фестивальләре җиңүчесе. Ансамбльнең этник сәнгать кыйммәтлекләрен үстерү һәм тергезү буенча башкарган хезмәте татарларның үзенчәлекле керәшен төркемнәре һәм Көньяк Уралда яшәгән нугайбәкләрнең этник сәнгатен танытуга һәм аларны хәзерге көн дөньякүләм гуманитар мәдәни-мәгълүмәти кыр киңлегенә кертүгә зур өлеш кертә.

Ансамбльнең тәүге тарихи адымы 2002 елда Татарстанның беренче президенты М.Ш.Шәймиев һәм керәшеннәрнең иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашуы нәтиҗәсендә төзелгән протокол карары белән башланып китте. Шул елны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Милли сәнгать институтында профессиональ ансамбльгә иҗади кадрлар әзерләр өчен керәшен студентлары кабул ителде һәм иҗади төркем оештырылды. Ансамбльнең җитәкчесе итеп Россия һәм Татарстан композиторлар союзы члены,  Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында музыкаль фольклор буенча өлкән фәнни хезмәткәр, Казан дәүләт консерваториясендә борынгы милли музыка кораллары буенча кандидатлык диссертация яклаган, дистәләгән еллар буенча фольклор экспедицияләренә чыгып бай материал туплаган белгеч буларак Геннадий Макаровны чакырылды. Моннан тыш Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда Ак калфак исемле фольклор ансамблендә борынгы фольклор үрнәкләрен башкару өчен эшкәртеп, югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән тәҗрибәсе дә бар иде. Сәнгать институтында 2002 елның октябрь аеннан 2007 елга кадәр керәшен фольклоры ансамбле эшләп килде. Ансамбль төзелгәч аңа мәгънәле, матур яңгырашлы, керәшен сәнгатен чагылдырган исем кирәк булды. Ансамбльгә «Бәрмәнчек» («Кызыл тал», «Сыгытча») атамасын бирергә карар кылынды. Бәрмәнчек – яз көне иң беренче булып бөреләрен чыгарган тал һәм язгы яңарыш символы. Шулай итеп эзләнүләр, тәҗрибәләр, табышлар аша Г.Макаров ансамбльгә репертуар әзерләп борынгы мәдәни мирасыбызның күркәм үрнәкләреннән Кама алды, Кама аръягы, Бакалы төбәге, Нугайбәк төбәкләренә хас йолаларын, җырларларын, төрле уен коралларында уйнау сәнгатен киңкүләм тамашачыларга таныштыра башлады. Аның эшкәртмәләре бүген дә ансамбль репертуары нигезен тәшкил итә.

DSC_7609

Музыка белән бәйле татар фольклор сәнгатен укытуда традицияләр салынгмаган чор иде ул вакытта. Шуңа шактый күп каршылыклар белән очрашырга туры килде. Мәсәлән, татар халык музыкасы музыкаль диалектларын укыту алымнары билгеләнмәгән иде, этник вокал башкару ысулларын укыту мөмкин түгел иде сыман. Этник вокалны кабул итмиләр иде һәм күнегелгән стереотипларга туры килмәгәнгә күрә студентлар укытучыларының академик вокал күрсәтмәләреннән чыга алмыйлар иде. Шулай да ансамбль эшендә Милли сәнгать институты студентларыннан Сергей Гладков, Алексей Савельев, Оксана Дмитриева, Снежана Абрамова, Римма Никитина, Педагогия унивеситетының музыка факультетыннан Людмила Степанова (Янеева), шулай ук Казан дәүләт консерваториясеннән Вера Васильева, Светлана Матвеева бик теләп һәм яратып катнаштылар.

«Бәрмәнчек» ансамбле сәнгать һәм мәдәният университетндагы чорында моңа кадәр сәхнәдән ишетелмәгән җырлар, бай репертуар гына түгел, үзләренә генә хас башкару стиль алымнарын, үзенең иҗади йөзен булдырырга тырышты һәм университетта үткәрелгән төрле чараларда, Казан шәһәренең милли-мәдәни җәмгыятьләре оештырган бәйрәмнәрдә даими рәвештә катнашып торды. Мәсәлән, ансамбльнең бик күркәм концертлары  Халыклар дуслыгы йортында, Салих Сәйдәшев музеенда, Актерлар йортында булды. Удмуртия башкаласы Ижевск каласына Халыкара традицион музыка кораллары бәйрәме «Инву утчан гур» – «Күктән төшкән чык моңы» дип аталган фестивальдә дә катнашып кайттылар. Финляндия, Эстония, Мариэл республикаларыннан килгән коллективлар арасында «Бәрмәнчек» ансамбле Татарстан фольклор сәнгатен лаеклы итеп күрсәтә алды. Аның чыгышларын зал алкышлады. Ансамбльдә катнашучылар башкаруында гөслә, думбыра, нугай курай, сызгычлы кылкубыз кебек борынгы милли уен кораллары озатылышы белән башкарылган җырлар үзләренең кабатланмас аһәңнәре белән тамашачыларның күңелләрен яулады.

Ансамбль этник көй-җырлар гына түгел керәшеннәрнең дини сәнгатьләренә хас җырлар да өйрәнеп башкарды, керәшеннәрнең дини җырулары кичәләре оештырды. Туым көне (Раштуа), Олы көн (Пасха) бәйрәмнәренә багышланган славутлар, мактау җыруларын башкару яңадан кулланышка кертүгә өлеш кертелде. Бу башлангыч әлеге көндә дә дәвам итә.

DSC_7835

«Бәрмәнчек»кә Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамбле статусы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә 2008 елның 11 февралендә бирелде. Бу карар гомуммилли татар фольклор сәнгатен һәм аның кабатланмас өлеше булган керәшеннәрнең үзенчәлекле этник сәнгатен алга таба үстерү эшендә, керәшен халкының бүгенге көндәге этник сәнгатенә кагылышлы мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелде һәм көтеп алган олы вакыйга булды. Ансамбльнең яңа статусында художество җитәкчесе  булып Г.Макаров дәвам итте, әмма ул бер елдан соң бүгенге көнгә кадәр ансамбльнең фәнни җитәкчесе һәм этнограф вазифаларын башкара башлады, ансамбльнең башкару стиле юнәлешләрен, репертуарын яңартып тору эшен тәэмин итә. Художество җитәкчесе вазифасын Татарстан дәүләт җыр бию ансамблендә күп еллар җырчы булып эшләгән, ансамбль эшенең нечкәлекләрен төптән белгән специалист Эльмира Вафа кызы Кашапова башкара. Ансамбльнең директор вазифаларын башлыча Геннадий Григорьевич Максимов үтәгән иде. Бүгенге көндә ансамбльне үзенең эшен күп еллар Г.Камал академик театрының директор урынбасары булып уңай эш күрсәткән, бай тәҗрибә туплаган белгеч буларак Артур Владимир улы Поляков җитәкли.

Дәүләт статусында эшли башлагач Татарстан сәнгать осталары ансамбльгә күп өметләр багълады. Һәркем ансамбльнең иҗади киләчәген үз күзлеге аша карап билгеләргә тырышты. Европа сәнгате югарылыгында башкару ысулын югары максат планкасы итеп кую кирәклеген, этник көйләрне эшкәртмичә генә, яисә заманча эшкәртеп, «баетып» һәм, чын күңелдән, төрле «профессиональ» ысул юллары тәкъдим итүчеләр булды. Әмма хыял күптөрле булса да, гамәл ул бөтенләй башка нәрсә, чөнки ахыргы нәтиҗәдә этник көйләрне башкаручы иҗади кадрларларның профессиональ әзерлеклеге хәлиткеч роль уйный.

Җыр, бию, уен кораллары төркемнәре җитәкчеләрен сайлаганда авырлыклар башланды, чөнки фольклор коллективлары белән эшләү тәҗрибәсе булу, этник музыка буенча белем дәрәҗәсе компетентлыгы искә алынды. Ансамбльнең вокаль төркемен башлыча Казан консерваториясенең этномузыкология кафедрасын тәмамлаган Анна Петр кызы Васильева эш башлап җибәргән иде, бүгенге көндә Эльза Сабир кызы Шамсетдинова җитәкли; музыка кораллары төркемен Айдар Мөҗәһит улы Әхмәтҗанов, соңрак Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Шәрип улы Нигъмәтҗанов, аннары Константин Валерий улы Владыкин, бүгенге көндә талантлы музыкант Эрдни Зулаевич Чавлинов алып бара; бию төркемен Мәдәният университеты укытучысы Оксана Владимир кызы Степанова башлаган иде, бүгенге көндә Татарстан дәүләт җыр бию ансамблендә күп еллар эшләгән тәҗрибәле, талантлы биюче Сергеев Григорий җитәкли.

EKn6hSjOA0s

Ансамбльнең репертуар сандыгы бай, анда моннан утыз – кырык ел элек магнитофон тасмасына язылып алынган йола җырлары, әйтмешле такмаклар, лирик көйләр бар. Бу безнең иң зур хәзинәбез, әмма иң авыры шунда ки – башкарылган әсәрләрнең стиль эчтәлеген беренчел этник сыйфатта бозмый саклап калдыру, аның тәмен, нәфислеген тамашачыга җиткерү. Көйләрне ике-өч тавышка эшкәртеп «урысчалату», яисә мелизлар белән бөдрәләтеп «тәфтиләүләштерү» теләге кызыктырып кына торса да, бу вәсвәсәгә бирелмичә фәнгә, аталардан килгән тапшырымнарны югалтмыйча, аларга тугърыклы булып калу кирәк. Бу өлкәдә чишәсе мәсьәләләр шактый күп әле.

Алга таба репертуарга этник эстрада әсәрләре дә кертелү булырга мөмкин дигән фикер бар, чөнки бу гамәл яшьләрнең заманча, адаптацияләнгән халык музыкасына булган ихтыяҗларын үтәү кирәк.

Ансамбльдә этник костюмнар куллану үзе бер могҗиза. Төрледән төрле кием үрнәкләре, тәңкәле ювелир бизәкләр ерак гасырларга алып кереп китә. Борынгы төркиләргә хас муйтомар, тамакса, дәвәт, эзәрләр, җилән чикмәнләр, яка чылбырлары, беләзекләр Үзәк Азия тирәнлекләренә барып тоташа. Әмма аларны куллана белү, яңадан ясый белү кирәк шул. Менә дигән күлмәк, баш кием үрнәкләрен ательега биреп кабатлап тектерү теләге дә тормышка аша алмый. Аны барыбер гадиләштереп, зәвыксыз итеп тегеп куялар. Әле дә ансамбль белән иҗади элемтәдә художник-декоратор, керәшен киемнәре белгече Валентина Петровна Максимова эшли. Аның ярдәме белән һәм ул үзе теккән костюмнар ансамбльнең алтын фондын тәшкил итә.

Ансамбльнең яңгырашы борынгы уен коралларыннан думбыра, гөслә  кулланып җырлаганда бигрәк тә зәвыклы чыга һәм күңелне яулап ала. Бу өлкәдә дә уңай тәҗрибәләр бар. Борынгы кораллар яңгырашы безнең сәнгатебезнең төркилек, кыпчаклык, нугайлык сыйфатларын ачыгырак күрсәтә башлый, тамашачыда кызыксыну уята һәм сизмәстән үзебезнең милли үзаңыбызны, милли горурлыгыбыз барын тоя башлыйбыз.

Бүгенге көндә Бәрмәнчек ансамбле концертлар белән бөтен Татарстанны аркылыга буйга йөреп чыкты, Башкортстанның Бакалы районында, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында булып кайтты, милли сәнгатебезне саклау, пропагандалау эшенә өлеш кертеп бара. «Туым җондызы», «Олы көн», «Торыйсын», «Питрау», «Пыкрау» кебек бәйрәмнәрне сәхнә күренешләре аша таныштыра.

Халыкара мәйдан киңлекләрен дә яулый башлады Бәрмәнчек. 2010 елда «Алтын Мәйдан» халыкара фествалендә катнашып фольклор ансамбле, вокаль ансамбль, инструменталь ансамбль номинацияләрендә  лауреат булды. Шул ук елның көзендә Россиянең төнъяк башкаласында «Санкт-Петербург» кунакханәсенең конгресс-холлы залында грандиоз концерт үтте. Ул Петербургның татар диаспорасының концерт сезонын ачу тантанасына багышланды. Узган ел IV Дукат-фест Халыкара фестивалендә унбер ил коллективлары арасында Россия вәкиле буларак катнашты. Ул Россиянең егерме биш коллектив арасыннан сайланып алынды һәм Баня-Лука, Сараево, Модрич шәһәрләрендә чыгышлар ясады. Ансамбль башкарган «Чабата», «Ышкып бию», «Тыпырдык», «Чүпләмле» биюләре, борынгы этник көйләр, җырлар алкышланып кабул ителде.

Фестивальгә бару мөмкинлеге шартларын тудырган өчен Ансамбль Татарстан мәдәният министрлыгына рәхмәтле. «Дукат-фест» нәтиҗәләре буенча ансамбль Төркия, Италиядәге фольклор фестивальләренә чакыру алды.

Бәрмәнчек ансамбле «Казаклар станы. Мәскәү 2011» исемле Халыкара фестивалендә катнаштылар. Ул Мәскәүнең Горький исемендәге ял паркында 25 сентябрьдә узды. Фестиваль җитәкчеләре ансамбльнең борынгы нагайбәк-казакларының көйләрен оста башкаруын аерым ассызыклап билгеләде. Бу турыда Мәскәү консерваториясе профессоры Наталья Гилярова, этномузыкология белгече О. Никитенко махсус сөйләделәр һәм ансамбльгә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Бүгенге көндә ансамбль яңа программалар әзерләү буенча эшли.

DSC_7556

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch