Колбагышлылар Җапрак бәйрәмен «Бәрмәнчек»ләр белән бергә үткәрде

(27 май 2018) Татарстан Республикасы Теләче районы Карабаян (Колбагыш) авылында Тройсын бәйрәмен үткәрделәр.

Бәйрәм җыенына авылдашлар, туган-тумачалар, күптәннән күрешмәгән дуслар кайтты. Бергәләп, көн дә кабатланып торган мәшәкатьләрне онытып, күңел ачты. Бәйрәм матур җырлар, мавыктыргыч уеннар, номерларга, затлы бүләкләргә бай булды.

Быелгы бәйрәмнең тагын матур бер бизәге — Казан шәһәреннән чакырылган «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле иде. Коллектив үзенең иҗаты белән авылдашларны куандырды.

Чарадан фоторепортаж  карагыз!

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch