Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Крутушка» фестивалендә керәшен ансамбльләре катнашты

«Крутушка» фестивалендә керәшен ансамбльләре катнашты

admin 29.08.2022

26-28 август көннәрендә Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 13нче Халыкара «Крутушка» этнофестивале узды.

«Крутушка» фестивале 2009 елдан үткәрелә. Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар, кул осталары, рәссамнар, фотографлар, кулинарлар һәм үзенең борынгы этник мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр җыела.

«Крутушка» фестивалендә керәшен мәдәниятенә һәм этникасына да зур игътибар бирелә. Быелгы фестивальдә дә халкыбызның матур ансабльләре үзләренең бай репертуарларын тәкъдим итте. «Крутушка»да Балтач районыннан «Орчык» инструменталь коллективы (җитәкчесе – Айсылу Әсәдуллина), Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән «Чулпы» (җитәкчесе – Анна Никифорова), Мамадыш районының Колышчы авылыннан «Покрау» (җитәкчесе – Нина Трушова) халык ансамбльләре катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар.

Шулай ук, фестивальгә Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан «Бигәш» фольклор ансамбле дә килгән иде.

«Фестиваль бары тик яхшы тәэсирләр калдырды. Керәшеннәрнең йола-гадәтләре белән таныштырып, җыруларыбызны җырлап, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Башка ансамбльләр, кунаклар белән аралашып, мастер-классларда катнаштык. Кыскасы, вакытны күңелле үткәрдек», — диде «Бигәш» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Виктор Япаев.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Керәшеннәрне музыкаль флешмобта катнашырга чакыралар
Далее: «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле кабаттан кастинг уздыра

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57