Ләкедә балалар өчен Рождество утреннигы уздырылды

(9 января 2020) Сарман районы Ләке авылында Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәвендә Ходаебыз Иисус Христосның Тууын олылап, балалар өчен бәйрәм (Рождество утреннигы) уздырылды. Бу хакта Лидия Карпова хәбәр итә.

8 январь — Алла Анасы Изге Кыз Марияны олылый торган көн. Александр әтей бәйрәмне Алла Анасы Изге Кыз Марияга Теләк рәте (Молебен) белән башлап жибәрде. Җыручылар башкаруында Алла Анасын олылап җырулар җырланды, Александр әтей Арыу Евангелие укыды, исәнлеккә теләк рәте укыды. Балалар Рождество турында матур шигырьләр сөйләделәр, Рождество төне турында җырулар җырладылар. Кул эшләренә конкурс уздырылды. Атна көне шкулына йөрүче балалар укытыучы Зинаида Парфириевна белән Христос Тууы темасына рәсемнәр, утлык макеты эзерләгәннәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча балаларга бүләкләр бирелде. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

 

dcb3d19467fac59a7f5c54e0bc11a1b0

Туганайлар

 

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch