Перейти к содержимому
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Керәшен “бароны” Виталий Агапов туган көненә алган онытылмас бүләген әйтте

Керәшен “бароны” Виталий Агапов туган көненә алган онытылмас бүләген әйтте

admin 01.06.2018

(1 июнь 2018) Бүген, 1 июнь көнне, Татарстанның атказанган артисты, Чаллы керәшеннәре җитәкчесе, керәшен “бароны” Виталий Агаповның туган көне.

5b11249d3e4f5_агапов

Яраткан карендәшебезгә 58 яшь тулды. Шушы уңайдан, Яр Чаллы шәһәрендә инде матур традициягә әверелгән “Игезәкләр йолдызлыгы” дигән күңелле чара уза. Виталий Васильевич үзе кебек Игезәкләр йолдызлыгы һәм игезәк җырчыларны җыеп концерт оештыра.

— Туган көнемдә һәрвакыт концертларда мин. Шашлыклар ашап, ял итеп яткан юк. Картаюны билгеләү көне генә, дип саныйм. Туганнан башлап, елдан-ел якынлашучы картлыкка сөенәбез. Сабыйлар, туган көн саен, “үсәбез” дип шатлана бит. Сүз дә юк, туган көн күңелле вакыйга. Туганнар килә, дуслар котлый, — ди җырчы-композитор.

Туган көненә алган онытылмас бүләк турындага сорауга, Виталий Васильевич “5”ле билгесе, дип җавап бирде.

— Сигезенче һәм унынчы классларны тәмамлагач, 1 июньдә экзамен көннәре булды. “Бишле”ләр алдым. Ул вакытта бик шатланганымны хәтерлим. Хәзер инде зур-зур буләкләр бирсәләр дә кабатлау гына була кебек, — ди ул.

Виталий Васильевичны туган көне белән ихлас тәбрик итәбез! Сәламәтлек, матур тормыш, иҗади уңышлар, тормышында гел “5”леләр генә телибез!

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: Колбагышлылар Җапрак бәйрәмен «Бәрмәнчек»ләр белән бергә үткәрде
Далее: Обычаи и традиции кряшен вызвали интерес у российских туристов

 

вконт

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57