Унҗиде яшендә солдат шинеле кигән

(10 мая 2020) Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, март аенда Питрәчтәге “Бәләкәч” балалар бакчасында 92 яшьлек ветеран Михаил Козлов белән очрашу уздырылды.

f62ef744a10ec3eee52234f56022bd30

Михаил Васильевич сугышның кешеләргә күпме михнәт, күпме кайгы китерүе; балаларның – әтисез, хатыннарның – ирсез, ата-аналарның балаларсыз калуы; күпме шәһәрләр һәм авылларның җимерелүе турында сөйләде. Балалар үзләре дә сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ветеран үзенә булган игътибарга, балалар белән очрашуына чиксез сөенде. Үзе дә русча һәм татарча җырлар җырлады. Балаларга матур теләкләрен җиткерде, сугыш чорындагы хәрби хезмәте турындагы истәлекләре белән дә уртаклашты.

– Мин унынчы класста ун гына көн укып калдым. Укулар октябрьдән генә башланган иде. 10сы повестка алдым, – дип сөйләде Михаил Васильевич. – Бу 1944 ел иде. Шулай итеп, 17 яшем тулган 18 ноябрьне солдат шинеле киеп каршыладым.

Ул Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Десантчы Михаил Козлов 40 мәртәбә парашют белән сикерә.

– Без өчәр көн сугыша идек. Ашарга – рюкзакта булганы, – дип искә ала ач-ялангач, салкын сугыш елларын ветеран. – Биш ай буе палаткалы лагерьда яшәдек. Юынырга су да юк. Ә әйләнә-тирә – танкка каршы мина кыры. Янәшәдәге иптәшнең, ялгыш минага басып, һавага очканы әле дә күз алдымда тора. Аның гәүдә калдыкларын җыярга ата-анасы килде… Шулай итеп, Эстониягә дә килеп җиттек. Анда инде немец әсирләрен озата бардык. Ул җирдә яхшырак яшиләр иде. Эстоннар аларны яклый. Ә без алардан яхшылык күрмәдек. Немецларга кача-поса ярдәм итәләр, яхшы ашаталар, һәр йортта олылыйлар. Әсирне алып барганда, ул берәр өйгә керә дә, төенчек күтәреп чыга. Ә без, хезмәттәшләр белән, бакчадан бәрәңге урларга мәҗбүр булдык. Үләсе килми бит! Әгәр безнекеләрне тотып алсалар, кипкән коега ташлыйлар иде… Мин Ходайга ышанам, ул мине коткарды”.

Җиде ел хәрби хезмәттә булган десантчы Михаил туган ягына 1951 елда гына кайта. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан әтисенең вафат булганын да өенә кайткач кына ишетә. Михаил Козлов, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Тыныч тормышта ул Янсуар мәктәбендә химия, биология, немец теле укыта. Бу чит телгә Михаил Васильевич немец әсирләрен озатып йөргәндә өйрәнгән була.

Бүгенге көндә ветеран Михаил Козлов Питрәчтә, дәүләт үзенә биргән квартирда яши. Квартиры диварында – аклы-каралы рәсем. Еллар агышы үз эзен калдырган ул рәсемнән Бөек Ватан сугышы чорына хас булган хәрби киемле, җитди кыяфәтле яшь десантчы карап тора…

Утлы фронт юллары аша узган барлык ветераннарның, шул исәптән, унҗиде яшендә өстенә солдат шинеле кигән керәшен егете Михаил Козловның һәм тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән совет халкының фидакарьлеге беркайчан да онытылмас.

Туганайлар 

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch