Мамадыш районының Җөри авылы мәдәният йортында «Борынгыдан — безнең көнгә кадәр» дип исемләнгән проект эшләп килә. Ул яшь буынга керәшен йола-гадәтләрен тапшыру максатыннан оештырылган.
«Икенче төрле итеп әйткәндә, этнографик тур бу. Районыбызның лицей, мәктәп укучыларын үзебезгә кунакка чакырабыз. Алар ундүрт тапкыр килделәр инде. Керәшеннәрнең борынгы киемнәре, тарихи күргәзмәләр, йолалар, җыр-биюләре белән танышалар, халык уеннары уйныйлар. Очрашуларны көтеп алалар, ошаталар», – дип хәбәр итәләр Җөри мәдәният йортының фольклор җитәкчесе Римма Игнатьева һәм Елизавета Новиковалар.