9 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясендә «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбленең «Туганаем – асыл бизәгем» дип аталган яңа концерт программасы узачак. Әлеге чара Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан оештырыла.
– «Туганаем – асыл бизәгем» программасы бик үзенчәлекле булачак. Аның нигезендә – халыклар мозаикасы. Шуңа күрә, концертта ансамбльгә хас керәшен фольклорыннан тыш, Кырым татарлары, казак, рус, чуаш, мордва культуралары да булачак. Ә прологында заманча этник эшкәртүдәге җыр куелачак. Аны безгә Алмаз Ахмадишин әзерләде, – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.
Концерт киң аудитория өчен әзерләнә. «Бәрмәнчек» яңа амплуада булачак.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Яшь чикләве — 6+.
Туганайлар