Skip to content
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Primary Menu
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Бәрмәнчек» яңа программа белән зур сәхнәгә чыга

«Бәрмәнчек» яңа программа белән зур сәхнәгә чыга

admin 27.10.2022

9 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясендә «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбленең «Туганаем – асыл бизәгем» дип аталган яңа концерт программасы узачак. Әлеге чара Россиядә халык сәнгате һәм  матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан оештырыла.

– «Туганаем – асыл бизәгем» программасы бик үзенчәлекле булачак. Аның нигезендә – халыклар мозаикасы. Шуңа күрә, концертта ансамбльгә хас керәшен фольклорыннан тыш, Кырым татарлары, казак, рус, чуаш, мордва культуралары да булачак. Ә прологында заманча этник эшкәртүдәге җыр куелачак. Аны безгә Алмаз Ахмадишин әзерләде, – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Концерт киң аудитория өчен әзерләнә. «Бәрмәнчек» яңа амплуада булачак.

Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Яшь чикләве — 6+.

Туганайлар

Continue Reading

Previous: Әлмәт керәшеннәре думбырада уйнарга өйрәнде
Next: В Челнах прошел практический семинар «Кряшены: судьба народа без названия»

46cfc22a38c71e470a6f47d579bad2bc

вконт

 


bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57