Skip to content
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Primary Menu
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • «Нур» ансамбле керәшен халкы йоласын күрсәтте (ВИДЕО)

«Нур» ансамбле керәшен халкы йоласын күрсәтте (ВИДЕО)

admin 16.03.2022

Балык Бистәсе районы айлыгы барышында Казаклар Чаллысы авылының «Нур» халык ансамбле «Кәләшнең соңгы киче» йоласын күрсәтте.

Һәр халык үз җирлегендә барлыкка килеп, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үз эченә алган һәм буыннан-буынга күчә торган йолаларын сакларга омтыла.

Кич белән кызлар җыелышып кич утыра. Алар анда чигү чигәләр, җырулар сузалар. Җыруны кияүгә китүче кыз башлап җибәрә. Керәшен халкына гына хас булганча, алар җыру аша бер-берсенә теләкләрен, уй-кичерешләрен җиткерәләр. Булачак кәләшнең «китәсе лә килми туган җиремнән» дип җырлаулары йөрәкләрне өзеп ала. Шул ук вакытта олырак түтиләрнең, аңа «юкка гына моңаясың, олы юлга аяк басасың бит», дип юатулы сүзләре күңелне тынычландыра. Кызны киендерү йоласы да күрсәтелә. Һәр киемне кигән саен, түтиләр үзләренең киңәшләрен җырлап әйтәләр. Соңыннан, кызның матурлыгына сокланып, такмак әйтә-әйтә биеп тә алалар.

Туганайлар

Continue Reading

Previous: В Нижнекамске прошел концерт Тамары Фроловой
Next: Кряшены Татарстана передали гумпомощь жителям Донбасса

46cfc22a38c71e470a6f47d579bad2bc

вконт

 


bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57