Борыңгыдан килгән гадәт буенча сыер бозаулагач, аның сөтеннән угыз ясаганнар. Ә нәрсә соң ул угыз? Угыз — яңа гына бозаулаган сыер сөтеннән пешерелә торган тәмле һәм файдалы ризык.
Сезнең якларда угыз пешерәләрме? Балык Бистәсе керәшеннәре угызны менә болаерак пешерә. Угыз пешерү тәртибе, серләре белән Алан-Полян авылыннан Галина Николаевна Григорьева таныштырыр.
Каләм һәм рецептлар дәфтәрегезне әзерләп куегыз.