Былтыр танылган алып баручы Валдис Пельш үз командасы белән Татарстан турында фильм төшерде. Быел 29 май көнне әлеге фильм «Татарстан. Дорогами открытий» дигән исем белән зәңгәр экраннарга чыкты. Фильм Татарстанның күпмилләтле халкына, күпләр белмәгән гүзәл почмакларына багышланган.
Команда республика буйлап сәяхәт ясаган. Үзләрен кызыксындырган күп нәрсәләр турында мәгълүмат туплаганнар. Анда керәшеннәр турында Мамадыш районында төшерелгән өзек тә күрсәтелде. Фильм барышында Республика керәшен иҗтимагый оешмасының активисты Алиса Аглиева (Спиридонова) керәшеннәрнең үзенчәлекле йолалары, культурасы турында сөйли. Шулай ук, фильмда районның фольклор ансамбльләрен дә күреп була.
Бу фильм 29 май көнне телевидениянең Беренче каналында эфирга чыкты. Әлеге фильмны ютуб каналыннан да карап була.