Skip to content
ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ КРЯШЕН Республики Татарстан

Primary Menu
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Яңа китап

Яңа китап

admin 07.02.2017

(7 февраля 2017) 8 февраль Россиядә фән көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге дата керәшеннәрне дә читләп үтми. Күптән түгел Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге “Идел-Урал керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасы. Актуаль сораулар һәм өйрәнү перпективалары” дип исемләнгән җыентык чыгарды.

51373261f0b33bfb616b924782bd2ed3_XL

Китап керәшеннәрнең беренче укытучысы, священник Василий Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан уздырылган конференция материалларыннан тора. Басмада узган елның 9 сентябрендә Казан шәһәрендә узган “Идел-Урал керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасы. Актуаль сораулар һәм өйрәнү перпективалары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның мәкаләләре урын алган. Шулай ук, бу җынтыкка 17 ноябрьдә Зәйдә узган “Көнчыгыш Кама аръягы керәшеннәренең социомәдәни үсеше. Үткән һәм хәзерге заман” һәм 18 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә узган “Василий Тимофеевның Мамадыш ягы керәшеннәрен агарту буенча эшчәнлеге” дигән темаларга узган төбәк фәнни-гамәли конференция материаллары да кертелгән.

Әлеге басма фәнни хезмәткәрләргә, укытучыларга, студентларга, шулай ук Идел-Урал регионы керәшеннәренең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүчеләргә кызыклы булыр.

Исегезгә төшерәбез, Василий Тимофеевның юбилее кысаларында игълан ителгән журналистикf конкурсы да дәвам итә. Бәйге эшләре 1 майга кадәр кабул ителә. Бу хакта тулырак безнең сайттан (www.tuganaylar.ru) укып белерсез.

Туганайлар

Continue Reading

Previous: Кряшенская молодежь собирается в экспедицию на Полярный Круг
Next: Кайбыч районында “Халкым хәзинәсе” фестиваль-конкурсына старт бирелде.

46cfc22a38c71e470a6f47d579bad2bc

вконт

 


bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57