Мәскәү режиссеры керәшен дөньясын барлый

(11 январь 2018) “Божий народ — кряшены” трилогиясенең режиссеры Наталья Гудылинаның керәшеннәр белән кызыксынуы ныграк арткан. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә тагын да нәтиҗәлерәк эш алып барырга уйлый ул.

Бу көннәрдә Наталья Гудылина һәм оператор Виктор Медведский Мамадыш районында керәшеннәр турында өр-яңа фильм төшерү белән мәшгуль. Моңа кадәр экраннарга чыккан фильмнары халкыбызның дини һәм рухи темаларына багышланган булса, хәзер авторлар керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен ачып бирү өстендә эшли. Съёмкалар Мамадыш районының Юкәче, Җөри, Албай, Колышчы, Чия башы авылларында узды, дип хәбәр итә төбәк керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов.

Шулай ук, режиссерның “Туым жондозы” керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваленә дә килүе көтелә.

Туганайлар

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch